Рәфис Кәлимуллинның «Исеңдәме, иркәм» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты
Инстачылар җырны «шәп» дип кабул иткән.
Алып баручы буларак танылган Рәфис Кәлимуллин яңа җыр яздырган. Хәзер «Исеңдәме, иркәм» җырын музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Яңа җырның авторлары — Булат Шәрипов һәм Нурсил Шәймәрданов.
Инстачылар җырны «шәп» дип кабул иткән һәм җырчыга уңышлар теләгән.