Рәфис Атаказов түрәләрнең хезмәт хакы артканга сөенә
Рәфис Атаказов инстаграмдагы сәхифәсендә сөенече белән уртаклашты.
«Ишеттегезме әле: 1 октябрьдән түрәләрнең хезмәт хакын арттыралар. Менә бит! Юк-юк та, бер яхшы хәбәр», — дип сөйли ул.
Рәфис «Аллаһка шөкер» дип яшәргә киңәш итә. «Хәзер тынычлап йокларга була. Аларның хезмәт хаклары җитәме икән дип гел борчыла идем», — ди ул.
Акчасы җитмәгән кешеләргә дә артисттан киңәш бар. «Акчагыз җитмәсә, түрә булыгыз, мөмкинлегегез булса, әлбәттә», — дип шаярта артист.
Инстачыларның күбесе бу хәлне бик хуплый, шаяруны аңлаганнар. «Ачка үлмиләр икән болай булгач, беренче октябрьгә чаклы ничек тә булса ачка үлмәсәләр», «Шатлыктан эчкә җылы кереп китте», - дип язалар.
Татарстанда муниципаль берәмлек башлыклары, аның урынбасарлары, депутат һәм җирле үзидарәнең сайлау органы әгъзаларының хезмәт хаклары 3 процентка артачак. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Хезмәт хаклары быелның 1 октябреннән артачак. Түләү күләмен исәпләп чыгару өчен авыл җирлегендә кече вазифалар төркеме белгеченең оклады 1,03 тапкырга — 11498 сумга кадәр арттырылачак.
Бюджет даирәсенең бердәм тариф челтәре каралмаган кайбер оешмалары хезмәткәрләренең дә окладлары артачак, диелә бу хәбәрдә.