Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказов бакчага утыртырга бәрәңгенең кышкы сортын эзли

«Бәрәңгене Раштуадан соң утыртырмын», - ди ул.

news_top_970_100
Рәфис Атаказов бакчага утыртырга бәрәңгенең кышкы сортын эзли
Солтан Исхаков

Рәфис Атаказов бакчасында төшерелгән видеоны инстаграмга куйган. «Кышкы сорт бәрәңге бармы ул», — ди сорый җор телле Рәфис.

«25 декабрь. Артымда ямь-яшел. Төнлә яңгыр явып китте. Тузан юк, саф һава, суларга рәхәт. Бакча буенча йөрим әле. Минәйтәм, бәрәңге утыртырга иртәрәктер әле. Раштуадан соң утыртырмын. Кайсы якка утыртыйм икән дип карап йөрим әле», — ди ул.

Рәфис инстачыларны якынлашып килүче Яңа еллар белән котлый. «Кар да, чурт та юк. Матур», — ди ул.

Инстачылар шаяртуны аңлаган. Бәрәңге утыртышырга килергә теләк белдерүчеләр дә бар.

«Сезне күргәч, кәефләр күтәрелеп китә», «әлегә чәчәкләр утырта тор», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100