Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказ: «Яңа һөнәр үзләштерергә беркайчан да соң түгел, бигрәк тә үзизоляциядә»

Юмор остасы, блогер Рәфис Атаказ үзизоляция чорында тал үрә башлаган.

news_top_970_100

Рәфис Атаказ яңа һөнәр үзләштерүен күрсәтеп, Инстаграм битендә видео һәм фотолар урнаштырган. «Яңа һөнәр үзләштерергә беркайчан да соң түгел. Үзизоляция вакытында бик файдалы. Без Рәмзия белән тал үрәбез, интернетта күреп, ясап куярга булдык. Эшмәкәрлек итә башларга кирәк, сеңлем, станциядә эшләп, нервалар бетергәнче. Вьетнам хатыннары пальма яфрагыннан эшләпә үргән кебек, көне-төне утырасың да сатасың. Берне үрдек инде, икенчесен үрәбез, тере үрелгән агач була бу», — дип сөйли ул.

Инстачылар да мондый идеяне хуплаганнар.

«Рәфис, телегезне үзгәртмичә, кыланмыйча, нәкь үзебезчә — мишәрчә сөйләвегезне яратам», «Өйдә үсә торган фикустан да ясап була аны», «Афәрин, кулыгыз алтын», «Таллар арасыннан бик матур күренәсең», «Безгә дә шулай эшләп карыйсы булыр әле», — дип язганнар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100