news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфис Атаказ коронавирустан саклану өчен өйдә дә битлек киеп куйган

Аннары Рәфис «май яга» торган гимнастика ясый һәм биеп тә ала.

news_top
Рәфис Атаказ коронавирустан саклану өчен өйдә дә битлек киеп куйган
«Татар-Информ» архивы

Татар блогеры Рәфис Атаказның бүген кәефе шәп, аның сторисы шул хакта сөйли. Ул иртән 32 минут үзенә багышларга булган. Битенә яшәртә, дымландыра торган битлек куйган.

«Коронавирус вакытында өйдә дә битлек кияргә һәм 1,5 метр дистанция сакларга инде. Үз-үзеңне яратырга кирәк», — дип киңәш итә ул.

Аннары Рәфис «май яга» торган гимнастика ясый һәм биеп тә ала. Тик туганы аңа бөтен көнне үзенә багышларга өмет калдырмый, эш куша.

«Рәфис, обойны ябыштырып бетер, ашарга да пешереп куй инде. Әлбә, хәлвә, бәлеш, өчпочмак һәм алтыпочмак», — дип эшкә чыгып китә сеңлесе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар