Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинаның яңа клибын елый-елый караганнар

«Исемсез хат» җыры хыянәт турында.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинаның яңа клибын елый-елый караганнар
Рәфинә Ганиуллина яңа клибыннан өзекне инстаграмда тәкъдим итте. Җыр хыянәт темасына багышланган. Ул «Исемсез хат» дип атала. Җырның көен Оскар Усманов, сүзләрен Камил Кәримов язган.

«Бу дөньяда кемнедер рәнҗетүдән курыкмыйча, хәтта шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Кайвакыт сукыр булмасаң да, алданасың. Хыянәт итердәй кешене якын итеп күреп, сиңа карата үзгәрүен көтәсең. Шул чакта син үзеңне җиңелүче итеп хис итәсең. Әмма җиңүче чынлап та җиңү яулады микән?» — дип сорау куйган җырчы.

Клиптагы сурәтләрдә егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр чагыла. Башта алар бергә, матур ресторанда, зиннәтле көймәдә. Аннан соң, егет башка кыз белән күренә. Рәфинә героинясе исә хыянәт кичергән кыз булып кала.

Инстачылар клипны елый-елый караган. «Клипның азагы көтелмәгән булды. Мышык-мышык елавыма шаккаттылар. Клип бит бу янәсе. Тормышчан клип», дип язып калдырганнар.

Җырның аудиоязмасын Рәфинә ВКонтактедагы битендә урнаштырган.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100