Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинаны төп нигезләрен саттыруда гаеплиләр

Җырчы үзенә язган шәхси хатларны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтте.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинаны төп нигезләрен саттыруда гаеплиләр
Михаил Захаров

Җырчы Рәфинә Ганиуллина инстачылар язган хатларны күрсәтте.

«Төп нигезне кем саттырды? Сез биш кыз, кайтып йөрергә нигез кирәк бит. Сеңелкәшләр җыелып, серләшеп ятмасыннар дип Рәфинә саттырган, диләр. Шул дөресме? Менә хәзер авылга сусап, нәүмиз булып кеше почмагында йөрисез. Әниегез авыл мунчасына кереп чыккач, ничек рәхәтләнеп киткән, бичаракай», — дип язган бер белдеклесе.

«Бөтен җырчыларның да ачык купальниктан төшкән фотосы бар. Син кызганасың. Зинһар өчен, миңа гына булса да җибәр әле», — дип язган бер инстачы.

«Эх, шушылар белән „Пусть говорят“ тапшыруына барып кайтырга. Малахов очына чыгар иде. Бәлки безгә үзебезгә бу тапшыруны булдырыргадыр?» — дип язган җырчы.

Җырчының идеясен хуплаучылар да табылган. «Пусть говорят» тапшыруыннан Малаховның китүен дә искә төшергәнннәр.

«Сөйләсеннәр, әйдә, гөнаһларың бетәр», «Бар сүзне дә күңелегезгә алмагыз», «Сөйләсеннәр, гомерегезне озайтырлар», — дип тынычландырган җырчыны виртуаль дуслары.

«Рәфинә, төп йортыгызны ник саттырдың? Безнең дә беләсе килә», — дип комментарий калдырган берсе.

«Бу сүзләрне язган кешеләр өчен оялып утырам. Нинди тәртипле гаиләне тикшереп утыралар», — дип аптыраган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100