Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинаның әнисе: «Чирем ачыклангач, ирем китте, 5 бала белән ялгыз калдым»

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе - авыру килеш биш баласын ялгызы гына тәрбияләп үстергән, көчле рухлы шәхес.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинаның әнисе: «Чирем ачыклангач, ирем китте, 5 бала белән ялгыз калдым»
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Рәфинә Ганиуллина инстаграмда әнисенең көндәлегеннән бер өзек урнаштырган. Җырчының әнисе Зөлфия Мансур, инвалид булуына кармастан, 5 кызы — Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсуны ялгызы тәрбияләп, аларга ана гына түгел, ата тәрбиясе дә биреп үстергән көчле шәхес. Биш кызы да җыр сәнгатен якын күрсә, Зөлфия апа үзе әдәби әсәрләр язу белән шөгыльләнә.

«Гаепләрләр.

Əле күп тапкырлар.

Моңарчы да гаеп итеп

Нигә түздең? — диделәр.

Бер катлы ул, җебегән, дип

Ничә тапкыр көлделәр.

Кулларымнан чынаяк-тәлинкә төшеп китеп ватылган саен кулларымны әрлим: «тәре кәкре куллар», аннары үземне сүгеп ташлыйм: булдыксыз Зөлфия, янәсе.

Шуңа күрә, гел кызларыма резин перчаткалар, кул кремнары алып кайтып тора идем, аларның кулларын сакларга кирәк.

40 яшемдә төпчек кызыбыз тугач, яшерен чирем барлыгын ачыкладылар: сиренгомиелия (үзәк нерв системасы белән бәйле хроник чир), кулларым терсәк өлешендә деформацияләнә башлады, шулай ук бармакларым тиз арада кәкрәеп тураймас булды, 2 төркем инвалидлык буенча пенсиягә чыктым.

Кемгә кирәк инде мин мондый чирле килеш. Гаилә таркалды, ирем — балаларымның әтисе бу хәлләрне күтәрә алмады, биреште. Син ничек тә үзең, миннән башка да булдырырсың, диде. Биш кызымны берүзем аякка бастырдым, бирешмәдем… Ничек җиңел булмаганын үзем һәм кулларым гына белә. Без аерылышканда олы кызыма - 9, төпчегемә 2 яшь булган, итәк тулы бала белән төп йортка, ялгыз яшәүче әтием янына кайтып төштек, әни вафат иде.

Кызлар үсеп җиткәч, Казанга күчендек. Минем балаларыма гел терәк буласым, беркемнән дә ярдәм көтмичә, мөстәкыйль рәвештә шәһәргә яраклашасым килде. Əкренләп язу-сызу эшенә тартылдым, минем мәкаләләрем, хикәяләрем газета-журналларда бастырыла башлады, хәтта язмаларым өчен гонорар түләнә башлагач, күңелем үсте, бу эшкә тулаем үземне багышладым. Минем зәгыйфь, кәкре кулларым шулай итеп эшкә ярый башлаганына сөенеп туя алмадым. Кабат үземне хөрмәтле һәм дәрәҗәле кеше итеп хис иттем, гомерем әрәм узмаган икән бит дигән ышанычым артты. Рәхмәт сезгә, минем «кәкре кулларым», сынатмадыгыз, үзем бер катлы булсам да, уй-фикерләрем һәм юлларым һәрвакыт туры булды», — дип язган Зөлфия ханым.

Әлеге юллар бик күп инстачыларны тетрәндергән, уйга салган. Авырлыклар каршында тез чүкмичә, гел алга барган Зөлфия ханым бүген күпләргә үрнәк шул.

«Күз яшьләрсез укырга да мөмкин түгел. Хатын-кыз җилкәсе шундый авырлыкларны да күтәрергә сәләтле. Биш бала белән, авырган килеш берүзең җиде юл чатында кал әле. Башка сыя торган хәл түгел. Шулай да сынмагансың, сыгылмагансың. Үзеңдә алга барырга көч тапкансың. Синдәй әниләргә сокланмый мөмкин түгел»;

«Күпме түземлек, шулкадәр көч каян алдыгыз икән? Баш иям. Сезгә кызларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән, озак итеп гомер кичерергә насыйп булсын», — дип, Зөлфия апага матур-матур теләкләр юллаган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100