Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллинадан үзенчәлекле пирог рецепты

Пирогны ромашка ясаган сыман арасын 2-3 см калдырып, уртага ук җитмичә кисеп чыгарга.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллинадан үзенчәлекле пирог рецепты
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Камыр өчен: 2 йомырка, сыер мае, чүпрә, шикәр комы, он.

Ингредиентларны чама белән алып камыр басарга һәм кабарырга куярга. Аннары өч җәймә ясарга.

Эчлек өчен: аджика (лечо сыманрак), песто соусы, ысланган тавык ите.

Беренче җәймәгә аджика ягарга, өстенә шакмаклап туралган тавык ите салырга, өстенә камыр.

Икенче җйәмә өстенә песто соусы һәм тавык ите, өстенә тагын бер җәймә куярга.

Ромашка ясаган сыман арасын 2-3 см калдырып, уртага ук җитмичә кисеп чыгарга. Аннары таҗларны 180 градуска борып куярга.

Әзер пирогны йомырка сарысы белән майларга мөмкин. Духовкада пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100