Рәфинә Ганиуллина: Әйе, бәби көтәбез!
Татар эстрадасы җырчысы Рәфинә Ганиуллина үзенең бәби көткәнен Инстаграм битендә язган.

"Татар хатын-кызлары электән матурлыкка битараф булмаган, ул алкалар, чулпылар дисеңме, калфак - үзе ни тора! Борынгыдан, милләтебезнең зәркән остаханәсе - дөньякүләм киң танылган", - дигән җырчы һәм үзенә зәркән кибетеннән йөзек сайларга булган. "Дусларым, зинһар, ярдәм итегез әле!!! Кайсы йөзекне сайлап алыйм икән? P.S. Əйе, бәби көтәбез", - дип тә өстәгән Рәфинә Ганиуллина.