Рәфинә Ганиуллина: «Яшьлек хатасы белән эшләнгән видеоролигым өчен әле дә үкенәм»
Җырчы Рәфинә Ганиуллина «челтрәвикләр» турында үз фикерен белдерә.

Рәфинә Ганиуллинаның «челтрәвикләр» турындагы фикере «Минем татар телем» аккаунтында чыккан:
Альберт Шакировның челтәрле маркетинг турында булган саллы гына видео язмасы чыкты һәм мин ул видеоязманы үземдә дә урнаштырдым, чөнки аның фикерләре белән тулысынча килешәм.
Ләкин минем бер нәрсәгә ачыклык кертәсем килә. Миңа бүген күпләрегез үземнең видеоролигымны җибәрде. Әйе, ул моннан ел ярым элек бер NL менеджерының үтенече белән эшләнде: аның аккаунтына сылтама куеп яздырылган реклама иде. Ул миңа бүләккә бер коктейль алып килгән иде. Мин ул вакытта артистлар белми мактамыйдыр, начар әйбер түгелдер дип, кеше куян куа диеп, яшьлек хатасы белән эшләнгән видеоролигым өчен әле дә үкенәм.
Эзләп тапканнар, мине «чиста су»га чыгармакчы булалардыр инде. Даими карап баручы язылучыларым белә, безнең дә авыр вакытлар булды, ләкин минем беркайчан да челтәрле бизнеска, бигрәк тә финанс пирамидаларына керергә дигән уй башыма да килгән юк. Алай гына да түгел, без Рәзил белән икебез дә бу бизнеска каршы. Иҗатыбызга һәм тамашачыбызга һәрвакыт тугры булып калдык, — дигән ул.
Язма астында бик күп кешеләр Рәфинә белән килешүе турында комментарий язып калдырганнар.