Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина "Ялгыз хатын" җырын тәкъдим итеп, әнисен "ахмак ана" дип битәрләгән чакларны искә ала

Рәфинә Ганиуллина "Ялгыз хатын" җырын тәкъдим итеп, әнисен "ахмак ана" дип битәрләгән чакларны искә ала

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина "Ялгыз хатын" җырын тәкъдим итеп, әнисен "ахмак ана" дип битәрләгән чакларны искә ала
Рәфинә Ганиуллина "Ялгыз хатын" җырын инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. Җырның көен Юлай Үзәнбаев, сүзләрен Рәшидә Мәһәдиева язган. Клипның режиссёры - Зәмирә Рәҗәпова.

"Бу җырны миңа "Акчарлак" нәшрият йорты директоры Рузилә Сафина тәкъдим иткән иде. Шундый сизгер табигатьле кеше генә продюсерлык һөнәрен үзләштерә аладыр, мөгаен. Җырның эчтәлеге, дөрестән дә, безнең әниебезне тасвирлаган сыман. Авыр вакытларда үзен "итәк тутырып бала алып кайткан ахмак ана" дип битәрләсә дә, әниебез бик оптимист, көчле рухлы кеше! Үзенә бирелгән сынауларны беркайчан да бүтәннәргә аудармады, ярдәм көтмәде. Ə үзе артык ярдәмчел булуы белән кыенга кала иде. Менә шулай, балаларыңның әтисе исән-сау була торып та, ялгыз хатын булып яшәргә мөмкин икән", - дип язган Рәфинә.

Инстачылар җырны ошаткан. "Батыр әниегез каршында башымны иям, баларының әниегезгә тирән мәхәббәте, ихтирамына сокланам", дип язалар.

Рәфинәнең әнисенә сәламәтлек, озын гомер телиләр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«Ялгыз хатын» Юлай Үзәнбаев көе, Рәшидә Мәһәдиева сүзләре Клипның режиссёры - Зәмирә Рәҗәпова @zamira266 Оператор-постановщик - Илдар Əхмәтов Бу җырны миңа «Акчарлак» нэшрият йорты директоры - Рузилә Сафина @ruzilya_safina тәкъдим иткән иде, шундый сизгер табигатьле кеше генә продюсерлык һөнәрен үзләштерә аладыр, мөгаен. Җырның эчтәлеге, дөрестэн дэ, безнең әниебезне тасвирлаган сыман.. Авыр вакытларда үзен «итәк тутырып бала алып кайткан ахмак ана» дип битәрләсә дә, әниебез бик оптимист, көчле рухлы кеше! Үзенә бирелгән сынауларны беркайчан да бүтәннәргә аудармады, ярдәм көтмәде.. Ə үзе артык ярдәмчел булуы белән кыенга кала иде. Менә шулай, балаларыңның әтисе исән-сау була торып та, ялгыз хатын булып яшәргә мөмкин икән.. #рафинаганиуллина #эстрада #татарстан

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100