Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина Яңа елга матур салат ясау буенча кызыклы видео төшергән

Инстачылар арасында җырчының перчаткасыз эшләве буенча бәхәс чыккан.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина Яңа елга матур салат ясау буенча кызыклы видео төшергән
«Татар-информ» архивы

Җырчы Рәфинә Ганиуллина Яңа елга мандарин формасында салат ясарга өйрәткән. Яңа ел табынын, һичшиксез, бизәячәк, әмма вакыт таләп итә торган мәшәкатьле салат. Яшь баласы булган әниләр бу салатны көне буе ясарга мөмкин.

Салат өчен тавык ите, пешкән йомырка, угычтан уылган каты сыр, сарымсак, майонез, тоз, пешкән кишер кирәк. Кишердән кала барлык ингредиентларны кушып болгатырга. Беренче массадан шарчыклар ясарга. Кишерне вак угычтан уарга һәм шарчыкны шуның белән төрергә. Шулай итеп мандариннар килеп чыга, яфрак белән бизәп куярга була.

«Яңа ел табынына җайлы гына рецепт өйрәндем. Әйдәгез, хәзер тиз генә шушы салатны ясыйбыз. Хәлдән тайдым инде, тиз генә булмады бит бу. Тагын бер «мандарин» ясыйбыз. Абау, бу кишер өч шарчыкка гына җиттемени? Кем генә ашый соң инде моны? Маташмыйк бу салат белән», — дип кызык итеп сөйли җырчы.

Видеода җырчының өченче улы - нәни Муса да тавыш биреп әнисен тизләтеп тора.

Инстачыларның күңеле күтәрелгән, бигрәк тә «маташмыйк» сүзе ошаган.

Җырчының виртуаль дуслары арасында перчатка кимичә эшләгәнгә гаепләүчеләр табылган. «Өйдә беркем дә салатны перчатка киеп ясамыйдыр инде», «Ризыкларны сатып алып та ашыйбыз, нинди кул белән тотканнарын да белмибез», дип яклаган калганнар җырчыны.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100