Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: «Туган авылымның кычытканнары да ягымлы»

Җырчы әнисе, сеңлесе, уллары белән туган авылына кайткан.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина: «Туган авылымның кычытканнары да ягымлы»
Михаил Захаров

Җырчы Рәфинә Ганиуллина Арча районы Шушмабаш авылына кунакка кайткан. Туган авылында булган мизгелләрне видеога да төшергән.

«Авылым бизәкләре. Сагынып кайтабыз авылыбызны, үзебезнең урамны, күршеләребезне, кычытканнары да ягымлы туган якта», — дип язган җырчы.

«Без сезне сагынып көтеп алабыз», — дигән каршы алучыларына: «Сез изге кеше, Әнисә апа», - дип җавап язган җырчы.

Кайчандыр Рәфинә мәктәпкә йөргән сукмактан бүген аның улы йөгерә. Җырчы сеңелкәше белән балачакта яратып йөргән урыннарда булган. Әнисе Зөлфия апа да машинада шомырт чәчкәсен тотып, канәгать булып утыра.

«Сагынганда җан җылысы бирә, туган якның салкын кары да», — дип теләктәшлек белдергән инстачылар иҗади гаиләгә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100