Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина әтисе турында: «Бүгенге көндә бер җылы сүзгә сусаган ятим җан ул»

Җырчы әти-әнисенә кагылышлы комментарийларга җавап язган.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина әтисе турында: «Бүгенге көндә бер җылы сүзгә сусаган ятим җан ул»
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Рәфинә Ганиуллина әтисенең әнисен үпкәнен инстачыларга күрсәткән иде. Бу видеоны караучылар төрле комментарийлар калдырды. Җырчы аларга җавап язган.

«Кичәге видео бик зур шау-шу тудырды…

Балалар, сез безнең өчен дә яшәгез, мин ялгыштым, гафу итегез», - дип күз яшьләрен тыя алмады әти кичәге очрашуда. Арагызда бик күп гаеп итүчеләр булды, «кушылдылар мәллә» дип сораучылар табылды.

Беләсезме, мин әти-әниемнән оялмыйм. Əйе, мәхәббәт хакына әни бик күпне кичергән кеше, сабырлыгы беткәч аерылыштылар. Димәк, сәбәбе булган, аны хәзер монда әйтәсем килми. Əмма үзендә көч табып, без биш баланы берүзе тәрбияләп аякка бастырганы өчен без аңа чиксез рәхмәтле! Үстек, әтинең ярдәменнән башка бик авыр булды, яшермим. Шулай да, әти бүгенге көндә бер җылы сүзгә сусаган «ятим җан» ул.

Əйтегез әле миңа, күңелең киң булу гаепмени?» — дип җавап та язган һәм сорау да биргән җырчы.

«Кичерә алу бөтен кешенең дә көченнән килми», «Юк, гаеп түгел, ни булса да әтиегез бит ул», «Әтиегез исән вакытта ризалыгын алыгыз, киләчәгегез бәхетле, балаларыгыз сау-сәламәт булыр. Нинди булса да, ул сезнең газиз әтиегез», «Беркем алдында да акланмагыз, ул сезнең тормышыгыз», «Нинди генә булсалар да, әти-әниләр безгә гомер, якты дөньяны бүләк иткән кешеләр. Бездә алар каны ага. Без аларга барыбер бурычлы», һ.б. комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100