Рәфинә Ганиуллина Сабан туена барганда кечкенә бәбисен кемгә калдырганын әйтте
Рәфинә Ганиуллина Сабан туена барганда кечкенә бәбисен кемгә калдырганын әйтте
Рәфинә Ганиуллина, бәләкәй баласы булуга карамастан, Сабан туйларында чыгыш ясый. Аннан "бәбиләрегез кайда?" дип сораганнар. Моңа җавап итеп, Рәфинә фото урнаштырган - бәбиләрен коляскага утыртып йөриләр икән.
"Менә шулай төяләбез дэ чыгып китәбез, китереп бирүче булмас. Иҗатыбызны бәяләп, ышанып чакыручыларга рәхмәт! Халкыбызның сулышын тоеп, тамашачыларыбызга яшәү дәрте өсти алсак - без бик шат", - дип язган ул.
"Күз тимәсен. Яман күзләрдән ходай берүк саклый күрсен".
"Молодцы сез, элек безнең әбиләр урак урганда балаларын үзләре белән кырга эшкә йөрткэн; урмасаң, ач каласың, хәзер дә шулай", - дип язган дуслары.