Рәфинә Ганиуллина кечкенә вакытта кемнәрне "колготки" дип йөрткән?
Татар эстрадасы җырчысы, “кызлы йорт” кызы Рәфинә Ганиуллина Инстаграм битенә бертуган сеңлесе Резедә Ганиуллина белән төшкән фотосын керткән. “Телячьи нежности” дип әйтер иде әниебез, чөнки аның кызык сүзләре күп иде”, - дип аңлата ул.
“Сеңлем Резедә Ганиуллина белән безнең нәкъ бер яшь аерма. Бәләкәй чакта әни безне бер төсле итеп киендергәнгә күрә бездән еш кына: “Сез игезекләр мәллә?”, - дип сорыйлар, әни “юк, погодки” , - дип дөресли. Мин, янәсе, отып алып “әйе, без колготки”, - дип җавап кайтарганым истә.
Бу фотоны “Телячьи нежности” дип әйтер иде әниебез. Аның кызык сүзләре күп иде: “галәмәт-тәгаләмшә”, “кәкре хочешь – бөкре делай”, “чат иткән чатан”, “Әүхәди ат суйган” (уходи от “сюдого”), “пычагым”. Бүген бер сүзне генә әйтә ала – “абау”, аптыраса да, сөенсә дә, көенсә дә "абау"”, - дип язган җырчы.
- Рәфинәнең әнисе ("биш кызлы йорт" әнисе) Зөлфия Мансур берничә ел элек инсульт кичерде.