Рәфинә Ганиуллина аккаунтында кечкенә улын күрсәтте. Ул улы Айтуганны кочаклап төшкән фото урнаштырган һәм "Бу фотода нидер җитми. Кем беренче күрә - шуңа приз", дип язган.
Дуслары Айтуганның бер оекбашы юклыгын тиз арада күреп алган. Әмма башка вариантларны язучылар да бар. "Айтуганның йөзендә смайлик юк!" дип язалар, чөнки моңарчы Рәфинә Ганиуллина улының йөзен күрсәтми иде.
"Рәзил юк".
"Телефоның юк кулыңда".
"Әле генә туган иде, инде егет булган!"
"Макияж юк".
"Сөләйман җитми".