news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: «Гаиләне 25 елга алынган ипотека нык итеп тота»

Җырчы туй фотосын куйган.

news_top
Рәфинә Ганиуллина: «Гаиләне 25 елга алынган ипотека нык итеп тота»
"Татар-информ" архивы

Рәфинә Ганиуллина ире Рәзил Камалов белән туй көнендә төшкән фото куйган.

«Яши-яши ирең дә иң якын дустыңа әйләнә икән. Интернетта „бу куркыныч“ дип язылган, янәсе, дуслык җепләре сөю ялкынын сүндерергә сәләтле. Белмим, дус булмаган чаклар гаиләнең таркалуына да китерергә мөмкин бит. Ярый әле гаиләне ныклы итүче 25 еллык ипотека бар», — дип тә язып куйган җырчы.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары бәхет, сәламәтлек, тигез тормыш, зур уңышлар теләгән. Шулай ук «Сез күз явын алырлык пар», дип соклануларын да белдергән инстачылар.

«Эх, яшьлек! Безнең дә бар иде шундый чаклар», — дип тә көрсенеп куйган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар