Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина балачагын искә ала: “Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы килде”

Җырчы Рәфинә Ганиуллина үзенең Инстаграм челтәрендә балачак хатирәләре белән бүлешүен дәвам итә. 

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина балачагын искә ала: “Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы килде”

“Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләр списогын язып куяр иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китәр иде. Əлбәттә, әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз”, - дип искә алган җырчы.

“Əни кайтты... Өй җыештырылмаган, дәресләр хәзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы, әнинең ачуы кабарды. Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип чыгып китте, аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады, безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни аптырагач, тиз арада үзен кулга алып, бар ачуыннан уклау белән бусаганы төя башлады... Шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә тартты. Үзе дә үксеп еларга тотынды. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, ул арада әни дә суынып өлгерде, аннары бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык”, - дип язган ул.

“Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде.. Күргән бер кеше: “Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, фингалны кем куйды?” - дип сорап аптыраттылар. Əни нәрсә дип җавап бирә иде дип уйлыйсыз?” – дигән Рәфинә Ганиуллина.

Инстаграм челтәрендә дөрес җавап бирүчеләргә әниләре - Зөлфия Мансурның “Мин көтәрмен, тик син... ашыкма” китабын бүләк итәчәге хакында да әйткән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Балачак хатирәсе. Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләр списогын язып куер иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китәр иде. Əлбәттә әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.. Əни кайтты.. Өй җыештырылмаган, дәресләр әзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы әнинең ачуы кабарды. Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип чыгып китте, аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады, безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни аптырагач, тиз арада үзен кулга алып, бар ачуыннан уклау белән бусаганы төя башлады.. һәм шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә тартты.. үзе дә үксеп еларга тотынды.. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, ул арада әни дә суынып өлгерде, аннары бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык. Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде.. Күргән бер кеше: «Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, фингалны кем куйды?» - дип сорап аптыраттылар. Əни нәрсә дип җавап бирә иде дип уйлыйсыз?? Дөрес җавапка әниебез - Зөлфия Мансурның китабы «Мин көтәрмен, тик син... ашыкма»

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100