news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Һәр бакчада үсә торган иң файдалы үсемлек нинди?

Сарымсак күп төрле вируслы һәм бактерияле авыруларга каршы көрәштә дә файдалы.

news_top
Һәр бакчада үсә торган иң файдалы үсемлек нинди?

Россия табиблары сарымсакны кешенең туклану рационындагы иң файдалы үсемлек дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Сарымсак кандагы холестерин күләмен киметә, башка авырулар белән көрәшергә ярдәм итә.

Табиблар искәрткәнчә, сарымсак күп төрле вируслы һәм бактерияле авыруларны профилактикаларга булыша. 

Сарымсак артерияләрнең стеналарына майлы матдә ябышудан коткара, кан басымын нормальләштерә. 

Рационга сарымсак кертү инсульт, остеопороз, артрит булмасын өчен дә файдалы. Сарымсак составына керә торган антиоксидант, антибактериаль һәм гөмбәчекләргә каршы матдәләр тән тиресендә инфекцияләр булмасын өчен дә кирәк.

Белгечләр сарымсакны итле ризыкларга, соус һәм салатларга, хәтта смузига салырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар