Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оливье тәмле булсын өчен алты киңәш

Кышкы салатны ит, колбаса, яшел алма, гөмбә белән дә ясыйлар.

news_top_970_100
Оливье тәмле булсын өчен алты киңәш
https://pixabay.com

Классик оливьены кышкы салат дип тә атыйлар, аңа ит яки колбаса кушып та ясыйлар. Оливье ясау серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Оливье өчен кирәк:

  • майонез;
  • йомырка;
  • бәрәңге;
  • тозлы кыяр;
  • яшел борчак;
  • кишер;
  • суган;
  • ит, пешерелгән колбаса, пешкән тавык ите.

Салатка тагын алты әйбер кушарга була:

Гөмбәне майда кыздырып, аннары артык маен агызып бетереп, оливьега кушыгыз. Урман гөмбәсе булмаса, шампиньон да ярый.

Оливьега яшел алманы шакмаклап турап кушарга була. Угычтан уып салсаң да ярый. Бер зур савытка ярты алма җиткән.

Чи кыяр турап салсаң да, оливье тәмле булыр. Тозлы кыяр урынына түгел, ә чи кыярны өстәп салырга була.

Сарымсак һәм сыр да оливьены тәмләндерә. 3 йомырка салган очракта, 1 телем сарымсак җитә. Шул нисбәттән чыгып өстәгез. Салатка салыр өчен каты сыр алыгыз, 3-4 кашык уылган сыр өстәп җибәрсәң җитә. Сарымсак белән сырны салатны табынга бирер алдыннан гына салу хәерле.

Фасоль белән яшел борчакны алмаштырып була. Ярты өлешен яшел борчак, яртысын фасоль белән алмаштырыгыз. Кызыл, ак фасоль - кайсысын телисез, шунысын алыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100