Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус белән авырганнан соң ис сизүне ничек кайтарырга?

Нерв күзәнәкләрен кире торгызу өчен В төркеме витаминнарын һәм поливитаминнар эчү дә ярдәм итә.

news_top_970_100
Коронавирус белән авырганнан соң ис сизүне ничек кайтарырга?

Борындагы нерв очлыкларына һава килү торгызылса, коронавирус белән авырганнан соң ис сизүне кире кайтарырга мөмкин. Моның өчен тамырларны тарайта торган препаратлар ярдәм итә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Инфекция вакытында, шешенү аркасында борын лайлалы тышчасының өске өлешендә рецепторларга юл «ябыла». Коронавирус аларга токсик йогынты ясый, шуңа күрә рецепторлар һәм нерв тукымалары деградациясе килеп чыга.

Отоларинголог Абдулло Ходжаев сөйләгәнчә, моннан котылу өчен борын куышлыгын спрейлар сиптереп чайкатып торырга кирәк. Әгәр алар кул астында булмаса, диңгез тозыннан эремә ясап та юдырырга була. Шулай ук бүлмәдәге һаваның нормаль дымлылыгы да бик мөһим. Нерв күзәнәкләрен кире торгызу өчен В төркеме витаминнарын һәм поливитаминнар эчү дә ярдәм итә.

Дөрес туклану да мөһим роль уйный. Тиешле күләмдә су эчәргә, никотин һәм алкоголь куллануны туктатырга кирәк. Тиешле чараларны вакытында куллану ис тоюны тиз кайтарырга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100