Яман шештән үлгән кешеләрнең яраткан ризыгы нинди булган? | intertat.tatar

Яман шештән үлгән кешеләрнең яраткан ризыгы нинди булган?

45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ел саен колоноскопия ясарга киңәш ителә.

АКШ галимнәре кызыл ит белән онкология авырулары арасындагы бәйләнешне ачыклаган. Бу ризыкны чамадан тыш куллану эчәклек яман шеше ихтималын арттыра. Бу турыда табиб-онколог Иван Карасев Instagram сәхифәсендә сөйләгән. НТР каналы шул хакта хәбәр итте.

АКШ галимнәре 900 кешедән нормаль һәм яман шеш тукымасы үрнәген алган. Бу кешеләр яман шеш белән авырый.

Үрнәк алган кешеләрнең яшәү рәвешен анализлагач, галимнәр нәтиҗә чыгара.

Иван Карасев сүзләренчә, ДНКда җимерек урыннар күп булган кешеләр өчен үлү куркыныч 47 процентка арта.

Белгеч 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ел саен колоноскопия ясарга киңәш итә.