Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус ничек үзгәрде?

2019 елның азагында барлыкка килгән авыру шактый үзгәрешләр кичерде.

news_top_970_100
Коронавирус ничек үзгәрде?
pixabay.com

Коронавирус мутацияләнә, яңа штаммнары барлыкка килә. "АиФ" язганча, иң башта ис сизү югалу төп симптом булса, хәзер борыннан агу, тамак авыртуы, эч китү күзәтелә.

«Мәскәүнең Филатов исемендәге 15 номерлы хастаханәсе баш табибы Валерий Вечорко әйтүенчә, "Дельта" штаммы "Ухань" штаммына караганда йогышлырак һәм авыру тизрәк башлана.

Коронавиурс белән кемнәр күбрәк авырый?

Вакцинацияләнмәгән 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар авыруларның күпчелеген тәшкил итә. Гадәттә авырый башлаганнан соң бишенче тәүлеккә кешенең хәле кискенәя икән.

"Элекке" коронавируска караганда хәзер яшьләр һәм хатын-кызлар арткан. Элек коронавирус организмга эләккәннән соң кешене аяктан екканчы шактый вакыт узган булса, хәзер чир кешене мизгел эчендә аяктан ега.

Инде искәртелгәнчә, яңа штамм вакытында кешенең ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозыла.Тәм, ис сизү симптомнары азрак күзәтелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100