Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыерчыкларны тигезләтү өчен битлек

Битлек составындагы майлар тирене яшәртә, тукландыра.

news_top_970_100
Җыерчыкларны тигезләтү өчен битлек
pixabay.com/ru

Бит һәм муендагы җыерчыкларны бетерү өчен маска рецепты тәкъдим итәбез. Аны ясау ысулы «Яндекс.Дзен» сайтында чыккан.

Битлек өчен кирәк:

  • 2 ч. к. эремчек
  • сыеклату өчен сөт
  • 1 ч. к. бал
  • 1 ч. к. дөге яки авокадо мае.

Майларны чиратлаштырып кулланырга була.

Эремчекне уарга һәм куе каймак халәтенә кергәнче сөт, бал һәм май өстәргә. Барысын бергә болгатырга. Состав куллану өчен уңайсыз булса, әзрәк дөге оны салырга була.

Масканы пумала ярдәмендә биткә, күз тирәсенә, муенга, декольте зонасына сыларга. Аны 20 минут тотарга һәм җылы су белән юып төшерергә.

Дөге мае тиренең сыгылмалыгын арттыра, яшәртә, дымландыра, йомшарта, тукландыра, җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә һәм булганнарын тигезли. Май гипоаллерген, аны күз тирәсенә сөртергә ярый.

Авокадо мае яшәртү үзлегенә ия, җыерчыкларны бик яхшы бетерә, яңалары барлыкка килүне кисәтә. Ул тирене дымландыра, тукландыра һәм тонуста тота, шулай ук УФ-нурларын фильтрлый. Майда В төркеме витаминнары балык мае белән чагыштырганда өч тапкыр, Е витамины зәйтүн маендагыга караганда биш тапкыр күбрәк.

Битлекне куллану алдыннан беләзеккә сөртеп тест үткәрергә кирәк. 15 минуттан кызыллык яки чеметкәләү булса, масканы кулланырга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100