Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макаронны җылытып ашарга ярыймы?

Җылытканда ризыкта ирекле радикаллар барлыкка килә.

news_top_970_100
Макаронны җылытып ашарга ярыймы?
pixabay.com

Медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Марият Мухина макарон ризыкларын әзерләгәч тә ашарга, искесен җылытып ашамаска киңәш итә. Бу турыда ул Спутник радиосына интервьюда сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, макарондагы крахмал җылытканда модификацияләнә, начар эшкәртелә. Аеруча микродулкынлы мичтә җылыту начар.

«Кабат эшкәртү нәтиҗәсендә, аннан электроннар аерылып чыга дияргә була. Шулай итеп макаронда ирекле радикаллар барлыкка килә. Ирекле радикаллар — күзәнәкләрдә мутация китереп чыгара торган матдәләр, бу — зарарлы матдәләр. Аларны организмнан чыгару, нейтральләштерү өчен антиоксидантлар „тау кадәрле“ кирәк була», — ди ул.

Табиб сүзләренчә, макаронны бодайның каты сортлары, карабодай, соядан ясалганын алу хәерле. Көрпә оныннан ясалган макаронда витаминнар күп була.

Әгәр кеше симез булмаса, аңа рационга макарон кертергә кирәк. Аны көннең беренче яртысында ашау хәерле. Каты оннан ясалган эшләнмәләрне кичен дә ашарга ярый, диелә РЕН ТВ хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100