Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунча себеркесен чабыныр алдыннан пакетка салып пешерү сере

Мунча себеркесен табакка кайнар суга салып пешергәндә бөтен файдасы суга чыгып бетә икән.

news_top_970_100
Мунча себеркесен чабыныр алдыннан пакетка салып пешерү сере

Мунча себеркесен целлофан пакетка салып пешереп була. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Чабына торган себерке сыгылмалы булсын, файдалы үзлекләрен кешегә бирсен, ә яфраклары таралып бетмәсен өчен, аны целлофан пакетка төреп куярга кирәк. Себеркене кайнар сулы табакка салмагыз, аның бөтен файдасы кайнар суга чыгып бетәр, диелә бу хәбәрдә.

Себеркене целлофан пакетка салып җебетү ысулын оста мунчачылар бик ярата. Аны башта җылымса суда 10-15 минут җебетеп алыгыз һәм пакетка төреп куегыз. Бу эшне иртәнге якта эшләргә кирәк. Көн буе пакетта торган себерке белән кичке мунчага барып булачак. Мунчага кергәч, себеркене җылы суда чайкап алыгыз, аны кап-кайнар суга тыгыгыз, суын селкеп төшерегез һәм мунча ташы янында кыздырып алыгыз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Яңа себеркене караңгы һәм җилләтелә торган урында киптерегез. Аннары катыргы тартмаларда саклагыз. 

Кыш көне мунчага керер алдыннан, себеркене карга күмеп торыгыз, аннары мунча ташы янында селкеп алыгыз. Бу очракта себерке яфраклары ачылып китәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100