Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кешенең тән температурасы нормада 36,6 градус дип санала?

Җылы канлы организмга эчке «мичне» эшләтеп тору өчен, «салкын канлы» туганга караганда уннарча тапкыр күбрәк азык кирәк.

news_top_970_100
Ни өчен кешенең тән температурасы нормада 36,6 градус дип санала?
Михаил Захаров

Чынлыкта сәламәт кешенең тән температурасы көн дәвамында 35,5 тән 37,2 градуска кадәр аралыкта тирбәлә. Салкынча һава булганда, кеше организмы үзен җылыта, һава температурасы югары булганда тән температурасын суыта ала. Җирдәге тере организмнарның күбесе исә җитди терморегуляциягә сәләтле түгел, аларның организмы әйлән-тирә температурасына җайлаша. Бу турыда фактлар сайтында аңлатыла.

Кеше кебек (җылы канлы) организмнар планетада шактый аз. Температураны көйләү гади түгел, аны әйләнә-тирә температурасыннан югарырак дәрәҗәдә тоту исә бик катлаулы. Җылы канлы организмнарга эчке «мичне» эшләтеп тору өчен, «салкын канлы» туганнарга караганда уннарча тапкыр күбрәк азык кирәк. Әлегә тикшеренүчеләр организмнарның температураны билгеле бер дәрәҗәдә тотуын тәгаен генә аңлата алмый.

Бер яктан караганда, 36,6 градус температура оптималь химик реакцияләр бару һәм кешеләр формалашкан климатик зоналарда температуралар үзгәрешенә бәйсез булырга мөмкинлек бирә. 

Икенче яктан, тикшеренүчеләр фикеренчә, тән температурасы 34-35 градустан югарырак булганда, организмның гөмбәләр һәм паразитлар белән көрәшү мөмкинлеге була.

Имммунолог Артуро Касадевалл Голландиянең гөмбәләр төрлелеге үзәге белән хезмәттәшлектә гөмбәләрнең 4062 төренең нинди температура яратуын өйрәнгән. Гөмбәләрнең күбесе белән көрәшү өчен тере организм температурасы 37,7 градус тору оптималь булуы ачыкланган. Ул кеше тәненең нормаль температурасына якын. Бу фаразны тагын бер факт раслый. Тән температурасы 33-34 градустан түбән булган имезүчеләр гөмбәчек инфекцияләре белән ешрак авырый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100