Аятел-Көрси догасы һәр төрле бәла-казалардан саклый...

Кеше, өйдән чыкканда, Аятел-Көрсине укыса, фәрештәләр аны, кире әйләнеп кайтканчы, һәр төрле афәтләрдән саклар.

Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында Аятел-Көрсинең үзенчәлекләрен түбәндәгечә аңлаткан:

«Аятел-Көрси — Коръән-Кәримдә «Бәкарә» сүрәсендәге бер аять ул. Пәйгамбәребезнең: «Һәр нәрсәнең үзәге бар, ә «Бәкарә» сүрәсенең үзәге — Аятел-Көрси», дигән хәдисе дә бар. Аятел-Көрси — Көрси аяте дигән сүз. Ул — озын бер аять. Анда тугыз тыныш куелса да, бер аятькә генә керә. Бу аять — Аллаһы Тәгаләне ачык тану ул, нинди зат икәнлеген тану. Аять башында «Аллаһу» дип әйтелә дә, шуңа, нинди зат соң Ул, дип сорау куйсак, ләә иләһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм… — терек булучы, галәмнең һәрбер эшен тәдбир кыйлгучы Ул. Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер Илаһ була алырлык зат юк, ди дә, ул мәңге терек, тереклегенең әүвәле вә ахыры юк… дип дәвам иттерелә. Шулай итеп, «үә лә йә'үдүһү хифзуһүмәә. Үә һүәл-галиййүл-гәзыйм» дигән сүзгә кадәр Аллаһы Тәгаләне таныту бара. Җир һәм күкләрне кем саклый ала? Һичбер зат саклый алмый, мәгәр олуг зат булган Аллаһы Раббым гына саклый ала, дигән сүзләр белән тәмамлана.

Шуңа күрә, һәртөрле бәла-казалардан, фетнәләрдән сакланыр өчен аны укыйлар. Әгәр берәү, өеннән чыгып киткәндә, Аятел-Көрсине укыса, аны өенә әйләнеп кайтканчы саклар өчен Аллаһы Тәгалә үзенең олы фәрештәләрен җибәрә, алар һәртөрле афәтләрдән саклый, дигән риваятьләр бар. Аятел-Көрсине укыганда Аллаһы Тәгаләгә сыгынып укырга кирәк. Ялгыш аңлашылмасын: Аятел-Көрсигә түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә, Аның олы бер зат икәнлеген танып сыгыну.

«Хәдисе Кодси»дә әйтелгән: әгәр берәү намаздан соң Аятел-Көрсине укыса, Аллаһы Тәгалә: «Бәндәм, мин сине хәзер җәннәткә кертер идем, тик арада үлем вәгъдәсе бар», — дип әйтә ди. Шуңа күрә, Аятел-Көрсине йокларга ятканда да, башка вакытларда да укырга да укырга кирәк».