Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен лимонны туңдырып ашыйлар?

Лимонда С витамины күп була, ул вируслы авыруларга каршы торырга ярдәм итә.

news_top_970_100
Ни өчен лимонны туңдырып ашыйлар?
https://pixabay.com

Туңдырылган лимон согы структуралана һәм организм өчен файдалырак була, дип язалар киңәшләр сайтында. 

Лимонда С витамины күп була, ул вируслы авыруларга каршы торырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, ялкынсынуга каршы да файдалы. 

Лимонны туңдыру бик уңайлы. Туңдыргычта торганнан соң ул организм өчен файдалырак була, тизрәк үзләштерелә. Кабыгындагы начар матдәләр бетә, химикатлар һәм токсиннар юкка чыга, диелә.

Тиз арада туңдырып кую вакытында С һәм Е витаминнары структуралана, ирекле радикаллар артмый, чөнки туңдырганда оксидлашу процесслары туктый.

Лимон бәвел кудыру үзлегенә дә ия. Ул клетчаткага бай, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. 

Галимнәр сүзләренчә, туңдырылган цитруслы җимешләр яман шеш күзәнәкләре белән көрәшергә дә ярдәм итәргә мөмкин. Антиоксидантларга бай булган лимон метастазлар таралуга киртә була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100