Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйнвар пенсияләрен кайчан түлиләр?

2021 елның гыйнвары өчен пенсияләр, пособиеләр, айлык акчалата түләүләрне аванслый башлаганнар.

news_top_970_100
Гыйнвар пенсияләрен кайчан түлиләр?

Россия Пенсия фонды гыйнвар пенсияләрен түләү тәртибе турында аңлатты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Пенсия фонды 2021 елның гыйнвары өчен пенсияләр, пособиеләр, айлык акчалата түләүләрне аванслый башлады. 25 декабрьдән башлап Пенсия фонды бүлекләре акчаларны «Россия почтасы»на, 28 декабрьдән — кредит оешмаларына күчерә.

Пенсиясен банк аша алучыларга гыйнвар өчен акчаны 29 декабрьдән күчерә башлыйлар. Пенсиясен 3нче числода алучыларга акчаны 29 һәм 30 декабрьдә китерәчәкләр. 4 гыйнвардан башлап, түләүләр гадәти график буенча була, диелә хәбәрдә.

«Ел азагына кадәр Пенсия фонды гыйнварның бәйрәм көннәре өчен барлык түләүләрне дә финанслаячак», дип өстәгәннәр Пенсия фондында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100