Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөрмә авызны бөрештермәсен өчен нишләргә?

Кибеттән сатып алган хөрмәне ике көндә балландырып була.

news_top_970_100
Хөрмә авызны бөрештермәсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Хөрмә тыштан матур булса да, ашаганда авызны бөрештерә торган үзлеге бар. Каты һәм бөрештерә торган хөрмәне йомшак һәм баллы итү сере киңәшләр сайтында чыкты.

Хөрмәне бер төнгә туңдыргычка куеп торыгыз. Иртән алып, суыткычка күчерегез. Кичкә кадәр суыткычта торгач, хөрмә йомшара, бөрештерә торган үзлеге дә бетә.

Туңдырырга теләмәсәгез, хөрмәне җылы суга салып торып, өлгертеп була. 10 сәгать җылы суда торгач, хөрмә йомшара һәм бөрештерми башлый. Тик су температурасы даими рәвештә 35-40 градус булырга тиеш.

Хөрмә җимешләре арасына алма куеп торсаң да, хөрмә тиз өлгерә. Алмадан этилен дигән матдә бүленеп чыга һәм тирә-юньдәге җимешләрне тизрәк өлгертә. Хөрмә исә шул матдәне үзенә сеңдерә һәм ике көн эчендә өлгерә. Алма белән хөрмәне бер пакетка салып, 2-3 көн көтәргә дә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100