Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бик файдалы фейхоа җимеше организмга ничек тәэсир итә?

Фейхоа - экозотик җимеш, ул көз көне өлгерә һәм базарларда сатуга чыга.

news_top_970_100
Бик файдалы фейхоа җимеше организмга ничек тәэсир итә?
https://pixabay.com

Фейхоа җимешенең файдалы үзлекләре турында Sputnik радиосы хәбәр итте. Тыгыз, ачы-баллы җимешләрдән җир җиләге, ананас, каен җиләге тәмнәре килә.

Фейхоа клетчаткага бик бай. Ул эчәклек һәм ашказаны-эчәклек тракты өчен бик файдалы. Матдәләр алмашын яхшырта. Аны эчәклектә җитди авырулар булганда кулланалар. Клетчатка зарарлы холестеринны куа, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эч күперүне бетерә.

Фейхоа йөрәк авыруларына да файдалы, аның составында калий һәм натрий күп, алар кан тамырларын йомшарта.

Фейхоа иммунитетны ныгыта. Көн саен бер җимеш ашасаң да, иң көчсез иммунитетка да хәл керәчәк. Чөнки бу җимештә С витамины бик күп микъдарда була.

Фейхоа хәтерне һәм нерв системасын ныгыта. Аның составындагы фолий кислотасы Альцгеймер авыруы куркынычын киметә, баш миенә кан килүен яхшырта, игътибарны туплау һәм истә калдыру яхшыра.

Фейхоа йөкле хатыннар өчен файдалы. Ул яралгының дөрес үсешенә ярдәм итә, тимер җитмәүне булдырмый.

Травмалардан соң да фейхоа ярдәм итә. Яралар тиз төзәлә.

Ябыккан вакытта фейхоа ачлык хисен бетерә, артык ашауны булдырмый, калорияләр дә бик аз.

Фейхоа аллерген продукт булып санала. Шуңа күрә аны сак ашарга кирәк.

Фейхоада шикәрләр, органик кислоталар һәм иод күп микъдарда. Зур совет энциклопедиясе белешмәсе буенча, 1 кг фейхоа җимешләрендә 2,06—3,9 мг иод була. Нормаль авырлыктагы уртача яшьтәге кешегә бер көнгә 0,15 мг чамасы йод кирәк. 

Фейхоадан компотлар, лимонадлар, пюре һәм салатлар ясыйлар. Аны бал яки шикәр комы белән болгатып та ашарга була. Чи килеш ашарга да ярый, диелә киңәшләр сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100