Тәүбә итү һәм гөнаһлар өчен үкенү догасы

Адәм баласы гөнаһсыз булмас, вакытында тәүбәгә килергә өйрәник.

رَبِّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي فَاغْفِرْ لِي.

Транскрипциясе:

Рабби инни заләмтү нәфси фәгъфир ли.

Тәрҗемәсе:

«Аллаһым, гөнаһ кылдым, гафу кылсаң иде» (Коръән, 28:16). 

Дога Мәскәү шәһәре Мемориал мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдиновның umma.ru сайтыннан алынды.