Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлҗимеш – дистәләгән чиргә дәва?

Гөлҗимешнең җимешләре, тамырлары һәм хәтта үсемлек чәчәкләре дә төрле дәвалау үзлегенә ия.

news_top_970_100
Гөлҗимеш – дистәләгән чиргә дәва?
pixabay.com/ru

Табигать гөлҗимешне файдалы матдәләр белән юмарт бүләкләгән, шуңа да элек-электән авырулардан дәвалау өчен аны киң кулланалар. 

Әлеге куаклык иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә булыша, хәтта йөкле хатын-кызларга да файдасы җитәрлек, дип хәбәр итә Healfolk.ru сайты.

Иң әһәмиятле үзлеге: гөлҗимеш коллаген барлыкка китерергә булыша. Гөлҗимешнең әлеге үзенчәлеге кан тамырлары, сөяк системасы, сеңерләр, тән тиресе, тешләр һәм уртларга яхшы эшләргә мөмкинлек бирә. Җимешнең метаболизмны яхшыртуы, арыганлыкны киметүе, хәл кертүе дә билгеле, нерв системасы эшчәнлеген һәм гомуми психик сәламәтлекне нормальләштерергә булыша.

Шулай ук гөлҗимеш организм тарафыннан тимерне үзләштерүне яхшырта, кан басымын төшерә, ялкынсынуга каршы көрәшкәндә булыша, ревматизм вакытында ярдәм итә.

Кандагы холестеринны төшерүдә дә файдасы бар аның. Йокысызлык белән интегүчеләргә булыша, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, эч китүне бетерә, сидек системасы чирләрен дәвалый, дип җиткерә белгечләр.

Озын сүзнең кыскасы, көзнең матур көннәрендә файдалы җимешне җыярга һәм файдасын күрергә ашыгыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100