Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен светофорда кызыл, сары, яшел төсләр кулланыла?

Нурларының физик үзлекләре сәбәпле, кызыл төс төнлә дә бик яхшы күренә.

news_top_970_100
Ни өчен светофорда кызыл, сары, яшел төсләр кулланыла?
Александр Эшкинин

Светофор ясаучылар төсләрне сайлаганда төсләрне кабул итү үзлекләренә һәм физика законнарына нигезләнеп эш иткән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Төрле төсләрнең нурларының дулкын озынлыгы төрле була һәм алар атмосферада төрлечә тарала.

Кызыл төс нурларының дулкын озынлыгы иң зурысы, шуңа күрә ул таралганда минималь югалтулар кичерә. Гади итеп әйткәндә, бу төс төнлә дә ерактан күренә. 

Аннары таралу дәрәҗәсе буенча сары төс тора, ул кызылдан начаррак күренә, ләкин яшелдән яхшырак. Ул тәүлекнең караңгы вакытында тыю турындагы билгене сурәтләү өчен яхшы.

Яшел төс дулкыннары — иң «күренми торганы». Һава торышы начар булганда, томан төшкәндә аларны су тамчылары йота һәм күз күреме начарлана. Бу вакытта яшел төс сары булып тоелырга мөмкин, ә сары төс — кызыл булып күренә. 

Яшел — рөхсәт бирә торган — сигналның дулкын озынлыгы кызыл яки сарыга караганда кыскарак. Ул якыннан яхшы күренә.

Светофор өчен бу төсләрне сайлау психоэмоциональ халәткә карап та эшләнгән. Кызыл — куркыныч, сары — игътибарны туплау, яшел — күзләр өчен иң яхшы төс, ул ял иттерә, рөхсәт бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100