Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Целлюлитны нинди продуктлар белән бетереп була?

Дөрес продуктлар ашау белән беррәттән, физик активлык турында да онытмаска киңәш ителә.

news_top_970_100
Целлюлитны нинди продуктлар белән бетереп була?
https://pixabay.com/ru

Целлюлитны киметү өчен калий булган продуктларны, шулай ук омега-3 май кислотасын кулланырга кирәк, дип җиткерә «Медикфорум» сайты белгечләре.

Белгечләр сүзләренә караганда, аерым диета тотып кына целлюлит бөтенләй бетмәячәк, көндәлек физик активлык һәм косметик процедураларны башкарырга онытмаска кирәк.

Шулай да әлеге «максатка ирешү» — целлюлитны киметү һәм ябыгу өчен, кузаклы продуктлар, чикләвекләр ашарга киңәш итәләр.

Әлеге исемлекне ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия продуктлар да тулыландыра: аларның организмга тәэсир итүе аркасында кан әйләнеше активлаша, бу май күзәнәкләре чыгымына бәйле актив метаболик процесслар өчен мөһим. Диетологларның сүзләренә караганда, целлюлитны киметү өчен майлы балык, зәйтүн мае, шулай ук тәмләткечләрне — дарчин (корица), куркума, имбирьне мулдан кулланырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100