Язгы аллергиядән котылу өчен... ихтыяр көче кирәк

Яз! Күктә кояш, колакта кошлар сайравы, тиздән тирә-як шау чәчәккә күмеләчәк. Тик күпләребез сагынып көткән бу ел фасылы кем өчендер бер мәхшәргә әверелә. Сүзем яз көне була торган сезонлы аллергия турында.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми мәгълүматларына күз салсак, Җир шарында бу авырудан интегүчеләр саны соңгы елларда 20% арткан, 2025 елга авыручылар саны 50% кадәр җитәр дип фаразлыйлар.

Нәрсә соң ул аллергия? Аллергия - организмның үз-үзен саклау чарасының үзенчәлекле бер төре. Ул организмга аллергеннар тәэсиреннән килеп чыга. Бүгенге көндә киң таралган аллергеннар булып азык-төлек, тузан, чәчәк серкәсе (бигрәк тә тал, зирек, каен,имән, тирәк,өрәңге кебек үсемлекләр) санала. Яз һәм җәй айларында, агачлар, үсемлекләр чәчәк ата һәм аларның серкәсе җил белән таралып сулыш органнары һәм күзләр аркылы организмга үтеп керә. Тик әле бу барыбызда да аллергия башланырга мөмкин дигән сүз түгел. Аллергия күп очракта түбәндәге сәбәпләр аркасында килеп чыга: нәселдәнлек, бронхлар, үпкәләрдә хроник чирләр булу, иммун системасы эшчәнлеге какшау, начар экологик шартларда яшәү. Ләкин иң таралган сәбәп булып шулай да организмның индивидуаль үзенчәлеге тора. 

Аллергенның организмга үтеп керүе кешеләрдә иммун системасының артык каты һәм көчле реакциясен китереп чыгара, нәтиҗәдә күзләр кызара, яшь ага, борынның лайлалы тышчасында кычыту күзәтелә, су кебек секрет бүленеп чыга, төчкерү барлыкка килә. Бу симптомнарның күбесе салкын тиеп авырганда да күзәтелергә мөмкин, шуңа күрә, ачыклау өчен, иң беренче чиратта табибларга күренү мөһим. Бары тик табиб кына бу чирнең аллергияме түгелме икәнен ачыклый ала. 

Аллергия килеп чыгу механизмы бик үзенчәлекле булганга, аны тулысынча дәвалап булмый, бары тик дарулар ярдәмендә бу процессны туктатып, хәлне җиңеләйтеп була. 

Тик шулай да бу әле профилактика чаралары юк дигән сүз тугел. Мәсәлән, ел дәвамында иммунитетны ныгыту, дөрес туклану һәм организмны җыелган аллергеннардан чистарту кебек процедуралар шул чаралар рәтенә керә. Әгәр дә бу кагыйдәләр булышмыйча, аллергия барыбер башлана икән, түбәндә китерелгән киңәшләргә игътибар итегез:

1. Агачлар чәчәк аткан чорда урамда булдыра алганча сирәгрәк булырга, һава сулау, бүлмәне җилләтү өчен яңгырдан соң, кичке һәм җилсез вакытны сайларга.

2. Өйгә кайтып керү белән өс киемен алыштырырга, юган кием-салымны ачык һавада киптермәскә.

3. Көн саен өйне җыештырырга, өй һавасын дымландырырга.

4. Аллергия китереп чыгаручы ризык һәм эчемлекләрдән тыелып торырга, алар рәтенә бал, каен суы, спиртлы эчемлекләр, дару үләннәре төнәтмәләре керә.

5. Урамда кояш күзлеге киеп йөрергә.

Югарыда китерелгән кагыйдәләр бик гади, ихтыяр көче туплап, үтәү генә сорала.