Чекта һәм товардагы бәяләр төрле булганда нишләргә?

Самара өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре киштәдәге һәм чектагы бәя төрле булганда нишләргә икәнен аңлатты.

Еш кына бу проблеманы сатучылар товардагы бәя язуын алмаштырып өлгермәүгә сылтый. Әмма сатып алучы моның аркасында зыян күрергә тиеш түгел. Бу хакта КТВ-Луч сайты яза.

Бәя турында төгәл белешмә кулланучыга дөрес әйбер сайлау өчен мәҗбүри булып санала. Товарда күрсәтелгән бәя гаммәви офертаның бер өлеше булып тора. Ягъни, сату урынында товарларны кую, сату урынында аларның үрнәкләрен күрсәтү, бәя һәм ваклап сату килешүенең башка мөһим шартлары күрсәтелү-күрсәтелмәвенә бәйсез рәвештә, тиешле товарларның сату өчен билгеләнмәгән очракларыннан тыш, ачык оферта дип санала, — диделәр Роспотребнадзорда.

Сатып алучы товарны күрсәтелгән бәягә алырга хокуклы. Әгәр ул бәянең чектагы сумма белән туры килмәвен күрсә, бу хакта сатучы-кассирга мөрәҗәгать итә һәм түләнгән акчаның аермасын кире кайтаруларын таләп итә ала.


Баш тарткан очракта, товарның бәясе турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү факты турында теләкләр һәм тәкъдимнәр дәфтәренә язарга яки кибет җитәкчелеге адресына претензия язарга кирәк. Монда товарда нинди бәя күрсәтелүен, чекта нинди бәя бастырылуын һәм артык түләнгән сумманы кире кайтару турында таләпне күрсәтергә кирәк, — диде ведомство вәкилләре.

Әгәр шуннан соң да акчаны кайтармасалар, Роспотребнадзорның төбәк идарәсенә шикаять язарга кирәк. Мондый хокук бозуга административ җаваплылык каралган. Сатып алучы дөрес булмаган товарны фотога төшерсә, бастырылган чекны һәм гаризаның күчермәсен, шулай ук кибетнең җавап хатын (әгәр булса) сакласа, яхшы булыр.