Организмга D витамины җитмәгәнен белеп буламы?
D витамины җитмәүнең төп өч симптомы билгеле.
Бөекбританиянең Илкүләм сәламәтлек саклау хезмәте табиблары кеше организмында D витамины җитмәүнең өч төп симптомын атады. Бу хакта «Труд» сайты яза.
«D витамины сөякләр сәламәт булсын өчен кирәк. Шулай ук кәеф күтәренке булсын өчен мөһим. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Әлеге витамин җитмәүне шунда ук ачыклап булмый», — ди табиблар.
Белгечләр әйтүенчә, организмга D витаминының җитмәвен өч симптомга карап белеп була. Бу — сөякләр авыртуы, даими арыганлык һәм еш авыру. Кагыйдә буларак, болар барысы да елның салкын вакытында күренә.