Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Яңа ел бәйрәменә чыршы бизиләр?

Россиядә бу гадәтне Петр Беренче кертеп җибәрмәкче булган.

news_top_970_100
Ни өчен Яңа ел бәйрәменә чыршы бизиләр?
Салават Камалетдинов

Яңа елга агач бизәү гадәте борынгы Германиядән үк башланган. Шулай итеп кешеләр фәрештәләрнең күңелен күрмәкче булган. Ә яшел ылыслы агачлар мәңгелек тормышны тасвирлаган. Бу турыда тарихи фактлар сайтында язылган.

Бер риваять буенча, 1513 елда бер дин әһеленә дини бәйрәм вакытында йолдызлар агач башында янган кебек тоелган. Шуннан соң ул өендә чыршы куйган һәм аны йолдызлар белән бизәгән.

Европада бүк агачын чикләвекләр, алма һәм грушалар белән бизәгәннәр. Аннары Германия белән Швейцариядә чыршыны конфетлар белән бизи башлаганнар. XVIII гасырда бөтен Европада һәм Америкада да чыршы бизәргә тотынганнар.

Россиягә бу гадәтне Петр Беренче алып кайткан. 1700 елны каршылаганда чыршы куйганнар. Тик 1818 елга кадәр бу гадәт безнең илдә кереп китә алмаган.

Аннары Николая I патша хатыны Александра Федоровна үзенең балалары өчен Раштуа чыршысы куйган. Шуннан бирле Яңа ел алдыннан чыршы базарлары оештыра башлаганнар.

Совет заманында чыршы бәйрәмен бик үк яратып бетермәгәннәр. Аны дини символ буларак тыйганнар да. 1935 елда исә бу традицияне кабат яңартканнар. Бөтен илдә балалар өчен Яңа ел чыршылары оештырганнар. 

Хәзер исә чыршы кую Яңа ел тылсымы һәм Раштуа могҗизасы булып тора, диелә бу хәбәрдә.

  • Мөселманнарга Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100