Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен унитазга үсемлек мае салалар?

Унитазда, раковинада су булмаса, канализация исе өйгә чыгып тора башлый.

news_top_970_100
Ни өчен унитазга үсемлек мае салалар?
https://pixabay.com

Өйдән озак вакытта чыгып китеп, кире кайткач, кухня һәм ваннада сасы ис килгәнен күпләр сизгәне бардыр. Бу канализация һәм торгын су исе. Еш кына раковинадагы сифон эчендәге су парга әверелеп бетә һәм торбалардагы сасы ис өйгә чыга. Моны булдырмас өчен үсемлек мае ярдәм итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Өйдән озакка чыгып киткәндә, раковинага һәм унитазга бераз үсемлек мае салып калдырырга кирәк. Су өслегендәге май катламы парга әверелүне булдырмый, бактерияләр һәм микроблар исә майда «тоткынлыкта» була, алар үрчи алмый һәм аннары май белән бергә канализациягә агып китә.

Атнасына 1-2 тапкыр өй җыештырганда, тукыманы бераз май белән чылатып, ваннадагы краннарны сөртеп алырга була. Шулай иткәч, аларга судагы юшкын — известь ябышып катмый. Краннар да, душтагы сусипкеч тә чиста булып, озаграк ялтырап тора.

Унитазны чистарткач, аны май белән ышкыгыз, шул очракта ул ап-ак булып торыр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100