Тараканнарны үтергән өчен төрмәгә эләгергә мөмкин | intertat.tatar

Тараканнарны үтергән өчен төрмәгә эләгергә мөмкин

Бөҗәкләрдән котылу өчен ясалган агуларны мөстәкыйль рәвештә кулланырга ярамый, ди юрист.

Торактагы бөҗәкләрне үтерү өчен кулланылган көчле химик матдәләрдән кешеләр зыян күрсә, җаваплы затны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Бу хакта, Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Курашина сүзләренә нигезләнеп, РИА Новости яза.

Җинаять җаваплылыгы РФ Җинаять кодексының 236нчы «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу» маддәсе буенча каралган. Аның буенча, күп кеше агуланган яки күп кешегә агулану куркынычы янаган очракта, хокук бозучыга 500дән 700 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук, җаваплы зат килгән зыянны 12-18 айлык хезмәт хакы яки башка керем күләмендәге сумма белән дә капларга мөмкин.

Канун буенча, әгәр бөҗәкләргә каршы көрәш кеше үлеменә китерсә, бер миллион сумнан алып ике миллион сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук аны биш елга кадәр чикләргә яки ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Бөҗәкләрне юк итү өчен кулланыла торган профессиональ чараларның күбесендә төрле күләмдә зарарлы матдәләр бар. Шуңа күрә, бинаны эшкәрткән вакытта, кешеләргә аннан чыгып китәргә кирәк.

«Мәсәлән, кеше өчен куркыныч булган көчле фосфинны кулланганда, техник картада язылганча, алдан ук бинаны әзерләргә, арендаторларга бүлмәләрне бөҗәкләрдән эшкәртү нияте турында хәбәр итәргә кирәк. Мондый агуларны мөстәкыйль рәвештә кулланырга ярамый», — ди юрист.