Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк атсын өчен, тәрәзә төбендәге гөлләргә нәрсә сибәргә?

Гап-гади генә препарат гөлләрне шау чәчәккә күмәргә ярдәм итә.

news_top_970_100
Чәчәк атсын өчен, тәрәзә төбендәге гөлләргә нәрсә сибәргә?
https://pixabay.com

Гөлләр чәчәк атсын өчен, аларга водород перекисе сибәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Авыруларны профилактикалау, туфракны ашлау, грунтны кислородка баету өчен, төрле авырулардан тернәкләнү этабында, чәчәк ату һәм үсеш өчен, фитофтороздан дәва, гөмбәчекләргә каршы чара итеп водород перекисен кулланып була.

Үсемлекләргә әле яңа гына ясалган водород перекисе эремәсе сибәләр. Гөлләргә сибү өчен бер литр суга ике чәй кашыгы водород перекисе кушып ясалган эремә кулланыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Киңәшләр сайтында бу турыда тәгаенрәк язылган. Даруханәдән 3 процентлы водород перекисе алыгыз. 1 литр суга 20 мл перекись кушыгыз. Шушы эремәне 4-5 көнгә бер тапкыр гөлләргә сибегез. Әлеге эремәне яфракларга сиптерергә дә ярый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100