Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгыр өчен күпме йокларга кирәк?

Тәүлегенә сигез сәгатьтән кимрәк йоклаучы кешеләргә ябыгу бик авыр бирелә.

news_top_970_100
Ябыгыр өчен күпме йокларга кирәк?
https://pixabay.com

Йокы җитмәсә, кеше артык килоларыннан котыла алмый. Бик катгый диета тотса да, йокы җитмәгән кешенең артык авырлыгы кимеми. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Корея галимнәре фикеренчә, аз йоклаган кешеләрдә май тукымалары күп була, ябыгырга тырышу да нәтиҗә бирми. 

Чили галимнәре дә тәүлегенә биш сәгать ярым йоклаучыларның сигез сәгать йоклаучыларга караганда акрын ябыгуын ачыклаган.

Көньяк Калифорния галимнәре сүзләренчә, ял көннәрендә күп итеп йоклап кына да ябыгып булмый. Йокы белән проблемасы булмаучылар исә май массасы кимү хисабына ябыга, ә йокы җитмәүчеләр май тукымалары кимү хисабына авырлыгын югалта.

Америка һәм Бельгия тикшеренүчеләре йокы җитмәгәндә масса туплауны гормоннар тәэсире белән аңлата. Бу гормоннар аппетитны көйли. Йокы кытлыгы булганда ачлык хисе өчен җавап бирә торган грелин дигән гормон микъдары арта, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100