Тешкә карап, организмда нинди авырулар барын белеп буламы?

Тешкә карап, организмда нинди авырулар барын белеп буламы?
Коннектикут университеты галимнәре кеше сәламәтлеге дәрәҗәсен аның тешенә һәм авыз куышлыгына карап белеп була дип саный. Бу хакта "Российская газета" яза.

Мәсәлән, кешенең теш казналарында периодонтит икән, димәк, тиздән ул йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм диабеттан интегә башларга мөмкин. Эш шунда ки, авыз куышлыгыннан яман бактерияләр организм эченә күчә ала һәм әгъзаларга тискәре йогынты ясый.

Бу бигрәк тә олы кешеләр өчен куркыныч. Пенсионерларның яшь кешеләргә караганда кариестан ике тапкырга ешрак интегүләре билгеле. 

Тикшеренү үткәргән табиб Патрик Колл теш чистартуның да зыянлы очрагы турында искәрткән. Әгәр кешенең авыз куышлыгы начар хәлдә икән, тешне чистартканда теш щеткасы бактерияләрне авыз куышлыгындагы яралар аша канга сеңдерә ала. Кан аша ул бактерияләр бик тиз бөтен әгъзаларга таралырга мөмкин, дип кисәтә ул.