news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел кыш салкын буламы?

Быел кыш салкын буламы?

news_top
Быел кыш салкын буламы?
Синоптиклар Россиядә киләсе кышка фаразлар ясаган. Октябрьдән мартка кадәр дәвам итә торган ягып җылыту чорында һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән "Челнинские известия" хәбәр итә.

"Салкын яртыеллык дәвамында Россия территориясендә һава температурасы нормадан югарырак булачак. Ул күпьеллык күзәтү мәгълүматындагы күрсәткечтән артып китә", диелә хәбәрдә.

Бу фаразның тормышка ашу ихтималы 67-69 процент тәшкил итә.

Үзәк федераль округта гына көчле салкыннар булырга мөмкин.

Октябрьдә Себернең көньягында һәм Ерак Көнчыгышта температура нормадан түбәнрәк булачак. Ноябрьдә уртача һава торышы була, температура сикерешләре көтелми. 

Декабрьдә Россиянең бөтен территориясендә дә диярлек уртача температура, Уралның төньягында һәм Себердә, Көнбатыш Себернең көньягында температура климатик нормадан бераз югарырак була. 

Гыйнварда Якутиянең төньягында көчле салкыннар көтелә, Төньяк-Көнбатыш федераль округта нормадан түбән температура була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар