Чиа орлыкларының нинди файдасы бар?

Чиа орлыкларының нинди файдасы бар?

Чикләвек тәме килгән әлеге кара орлыкларны хәзер барлык кибетләрдә һәм даруханәләрдә дә табарга була. Карап торышка алар бик гади генә. Әмма аларның сәламәтлеккә булган файдасы бәяләп бетергесез.

  • Майя теленнән тәрҗмә иткәндә chia “Көч” (“сила”) дигәнне аңлата. Борынгы индеецлар бу орлыклар тәнне яшәү энергиясе белән баета дип санаган. Һәм алар хаклы да.

Чиа орлыкларында омега-3 бик күп

Омега-3, бигрәк тә альфа-линолен аминокислаталары күләме буенча алар җитен орлыгы белән “ярыша”. Әмма җитен орлыгын ашар алдыннан вакларга кирәк. Ә чиа орлыклары алдан әзерләү таләп итми. Аларны бары тик йогуртка яки салатка салу да җитә.

Ике аш кашыгы чиа орлыгында якынча 5 г омега-3 бар.

Омега-3 алыштыргысыз май кислотасы. Организм үзлегеннән май кислоталары эшләп чыгара алмый һәм ул организмга читтән керергә тиеш. Омега-3 нормаль күләмдә булганда ул баш мие сәламәтлеген саклый, депрессияне кисәтә һәм эчке ялкынсынулар белән көрәшә.

Йөрәкне һәм кан тамырларын саклый

Альфа-линолен кислотасын даими куллану йрәк-кан тамырлары авыруын кисәтә һәм инсульттан саклый.

Чиа орлыклары югары кан басымын да җайга салырга ярдәм итә.

Ашкайнатуны яхшырта һәм организмны токсиннардан чистарта

Орлыкның яртысын диярлек клетчатка алып тора. Бу аз калорияле, бик файдалы һәм эчәклектә үзләштерелә торган углевод төре.

Клетчатка ашкайнату трактындагы кирәкле бактерияләрне тукландыра, эч катуны булдырмый һәм эчәклекнең даими активлыгын тәэмин итә. Ә бу организмның көн саен токсиннардан котылуы өчен мөһим.

Аппетитны төшерә һәм авырлыкны киметә

Чиа орлыгындагы клетчатка эрүчән була. Димәк ул суны җиңел сеңдерә дигән сүз. Ул үз авырлыгыннан 10-12 тапкырга артыграк су сеңдерә ала. Сыеклык белән тулганнан соң орлыклар гельсыманга әйләнә һәм ашказанында киңәя. Ә бу туклык хисе бирә һәм калорияләрне аз кулланырга ярдәм итә. Чиа орлыкларын рационга кертү артык килограммнардан арынырга ярдәм итәчәк.

Чиа орлыгында аксым күп

Чиа орлыклары башка үсемлекләр кебек үк аксымга бик бай. Бу югары сыйфатлы тулы аксым. Һәм аның составында организм мөстәкыйль эшләп чыгара алмый торган тугыз аминокислота бар.

Остеопорозны кисәтә

Чиа орлыклары сөякләр өчен әһәмиятле булган берничә туклыклы матдәгә бай.

Аксым. Бу хакта алдарак әйтелде.

Кальций. Ике аш кашыгы орлыкта кальцийның көнлек нормасының 18 проценты бар. Бу сөт ризыкларына караганда да күбрәк.

Фосфор. Ике аш кашыгы орлыкта көнлек норманың 27 проценты бар.

Магний. Ике аш кашыгы орлыкта көнлек норманың 30 проценты бар.

Кандагы шикәр күләмен җайга сала

Кайбер тәҗрибәләр күрсәткәнчә, чиа орлыгы кушылган ипи кулланган кешеләрнең канында, ашаганнан соң глюкоза күләме азрак күтәрелә. Димәк бу орлыкларны икенче тип шикәр авыруыннан интегүчеләр кулланырга тиеш.

Антиоксидантлар күп

Антиоксидантлар организм күзәнәкләрен зарарлый торган ирекле радикаллар белән көрәшә. Бу зарарланулар иртә картаюга, йөрәк-кан тамыры авырулары, катаракта килеп чыгуга, баш мие эшчәнлеге бозылуга һәм яман шеш авыруларына китерә.

Чиа орлыкларында антиоксидантлар бик күп. Димәк бу орлыклар мондый авыруларны кисәтә дигән сүз.

Ничек кулланырга?

Үзен генә ашарга була. Тик көненә ике аш кашыгы орлык кына ашарга ярый.

Суга кушарга була. Сокларда җебетеп гель итеп кулланырга.

Боткаларга, смузиларга һәм камырга кушарга мөмкин.

Салатларга, йогуртка, кефирга сибеп ашарга була.

Чиа орлыклары суны һәм майны йота. Шуңа күрә аларны соусларны куерту өчен кулланырга була.

Чиа орлыгының зыяны бармы?

Тулаем алганда чиа орлыклары зарарсыз. Әмма бер нюанс бар.

Алар суны бик тиз сеңдерә һәм зурая, шуңа күрә аларны коры килеш ашарга киңәш ителми. Аларны яки суга бутап яки йогурт, салатларга салып ашарга кирәк.