Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз төбендәге кара тапны бетерү өчен тугыз киңәш

Күпләр күз төбендә кара янган таплардан, шешенгәнлектән интегә.

news_top_970_100
Күз төбендәге кара тапны бетерү өчен тугыз киңәш
https://pixabay.com

Күз төбен агарту өчен ысуллар киңәшләр сайтында чыкты. Кайсыбер ысуллар кара тапны тиз бетерергә өйрәтә, ләкин нәтиҗәсе озакка чыдамый.

Әлеге ысулларның вакытлыча гына файдасы тияргә мөмкин.

1. Салкын компресс.

Күз төбендәге капчыклар - шешенгәнлек инде ул. Салкын куйгач, кан тамырлары тарая һәм шеш бетеп тора. Мамыкны салкын су белән чылатып, 3-5 минутка күз төбенә куеп торыгыз. Салкын тимер кашык та ярдәм итәр. Салкын кыяр яки бәрәңге дә куярга була.

2. Чәй пакетлары.

Кара чәй дә, яшел чәй дә ярый. Аларда кофеин бар, ул тирегә үтеп кереп, артык сыеклыкны суыра, шешне бетерә. Чәй пакетын суыткычта 20 минут суытып, күз төбенә куеп торыгыз. 10-15 минут тоткач, алып ташлагыз, юыгыз һәм крем сөртегез.

3. Геморройдан куллана торган май.

Геморройдан сөртә торган һәм даруханәдә рецептсыз сатыла торган майлар күз төбен агартып җибәрергә мөмкин. Бу крем кан тамырларын тарайта, шешне бетерә. Сак булыгыз, тире ялкынсымасын. Аллергия китсә, тиз генә сөртеп, җылы су белән юыгыз.

4. Косметика кулланыгыз.

Күз төбенә куя торган әзер җайланма - патчи да беразга ярдәм итә. Аны суыткычта саклагыз. Ачык төсле консилер яки тональ крем да ярдәм итә.

Күз төбендәге тапларны бөтенләй бетерү өчен киңәшләр.

5. Туйганчы йоклагыз.

Олы кеше тәүлегенә 7-9 сәгать йокларга тиеш. Аз йокласаң - күз төпләре шешә.

6. Башны өскә таба күтәртеп йоклагыз.

Баш өстәрәк урнашса, күз төбенә артык сыеклык җыелмас. Биек мендәр алыгыз, караватның башын 3-5 см өскәрәк күтәртсәгез дә була. Корсакка ятып йокламагыз.

7. Кичке ашка тозлы әйбер ашамагыз.

Тоз су эчәсене китерә, бу исә шешендерә. Тоз организмнан сыеклык чыгуны да акрынайта, шулай итеп күз төпләре шешә.

8. Начар гадәтләрне ташлагыз.

Тәмәке тарту, аракы эчү дә шешендерә, тән тиресендә коллаген матдәсе бетә. Күз төбендәге нәфис тире тагын да ямьсезләнә, күз төпләре карала.

9. Аллергеннар кулланмаска тырышыгыз.

Күз төбе шешү - сезонлы аллергия билгесе дә булырга мөмкин. Терапевт белән киңәшегез, аллергологка барыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100